Бүген Лаеш районы «Алтын көз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр «Әх бу иске Яңа ел» дигән социаль - анимацион чара уздырганнар.
Чарада катнашучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, мультфильм күрсәттеләр, конкурслар һәм викториналар үткәрделәр, анда балалар үзләренең белемнәрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, шулай ук Яңа ел кул эшләнмәләре ясадылар. Чара ахырында Кыш бабай кулыннан татлы бүләкләр дә булмады.