Лаешның төп чыршысында "Иске Яңа ел" узды

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген 13 гыйнварда Лаеш шәһәренең төп чыршысында "Иске Яңа ел" бәйрәме узды.
Яңа ел чыршысы сәхнәсендә искиткеч зур тамаша булды: әкият, җыр һәм бию.
Балалар, ата-аналар һәм Яңа ел аниматорлары белән бергә әйлән-бәйлән йөрделәр, уеннар уйнадылар һәм мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, аннан соң татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Шулай ук иң яхшы Яңа ел уенчыгына шәһәр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Өченче урынны Лаеш техник-икътисад техникумы, мәктәп-интернат, Тышкы эшләр үзәге бүлеште. Икенче урынга «Счастливый малыш», «Берёзка», «Рябинка» балалар бакчалары лаек булды. Беренче урынны 1 нче гимназия, 2 нче урта мәктәп алды. "Радуга" балалар бакчасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International