2020 елның 15 гыйнварына һава торышы

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе 15 гыйнварга һава торышы фаразын хәбәр итте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2020 елның 14 гыйнварында 18 сәгатьтән 15 гыйнварга 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -2 -4 градус, көндез максималь температура 0 -2 градус. Юлларда бозлавык.

Елгалар һәм сусаклагычлар участокларында боз катламының калынлыгы 15 см. дан 35 см. га кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International