14 гыйнвар көнне Лаеш балалар йортында Иске Яңа елны күңелле итеп билгеләп үттеләр. Балалар күңел ачу-танып-белү программасында катнаштылар, бәйрәмнең тарихы һәм аның гореф-гадәтләре, халык сынамышлары турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.Ә хәзер изге атна бару сәбәпле, алар үзләре ряженыйлар ролендә булдылар, колядкалар башкардылар һәм киләчәккә өмет багладылар. Кичә ахырында балаларны "Корстон-Казан" сәүдә - күңел ачу комплексына килүчеләрдән сюрприз көтте-алар турында Кыш Бабайга язган бүләкләр, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий М.Ф. дан баллы бүләкләр тапшырылды.