Илдус Зарипов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм республиканың Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Казан епархиясе белән район Хакимияте арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фикер алышуның төп мәсьәләсе җимерелгән храмнарны торгызу, яңаларын төзү, Лаеш районы территориясендә приходлар инфраструктурасын төзекләндерү булды.

Митрополит Феофан Татарстан митрополиясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Архипастырь билгеләп үткәнчә, гамәлгә ашырыла торган проектлар республика һәм муниципаль хакимиятләр тарафыннан һәрьяклы ярдәм табалар.
Лаеш районында зур кыйммәткә ия чиркәү һәм храмнар күп. Илдус Зарипов район халкының рухи үсешен билгеләп үтте һәм Казан епархиясе белән уртак эш уңай тәмамланыр, дигән ышаныч белдерде.
7 гыйнвар көнне Никольское авылында Беренче Раштуа фестивале булып узды. Рус һәм татар иҗат коллективлары катнашкан бәйрәмгә Казаннан һәм якын-тирә торак пунктлардан ике мең ярымнан артык кунак килде.

Лаеш районы җитәкчесе архипастырга очрашу өчен рәхмәт белдерде, аларның хезмәттәшлеге һәрвакыт конструктив һәм иҗади характерда булды, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International