Лаешта РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 гыйнварда РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең 2019 елның 12 аенда оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар.
Киңәшмә эшендә Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Төп докладны РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы - полиция полковнигы Радик Егоров җиткерде. Аерым алганда, җинаятьләрне ачу һәм җинаять эшләрен тикшерүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр кузгатылды.
Илдус Зарипов бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. Тулаем алганда, ЭЧКЕ эшләр бүлеге хезмәткәрләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә, ел хәвеф-хәтәрсез узды, район урамнарында тәртип булдырылды, Лаеш районында яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы тәэмин ителде, дип билгеләп үтте ул.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сорау алуны оештыру бүлеге башлыгы полиция полковнигы Марина Барышева, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, Лаеш муниципаль районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Дмитрий Белянин, Биектау МРСО СУ СК җитәкчесе, юстиция подполковнигы Рөстәм Мөгинов, ЭЭМ шәхси составы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International