Фотоны Ольга Шатрова бирде. Беренче гыйнвар бәйрәмнәре бик тиз үтеп китте, аннан соң бик күп күңелле хатирәләр калдырды.
Әйтик, Сокурада мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле һәм якты итәргә тырыштылар.
Авыл мәдәният йорты директоры Ольга Шатрова сөйли.
-Яңа ел төнендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты тамашачыларны бер елга энергия һәм позитив дәрт белән баетты. Мәктәп каникулларында без балаларны әкият геройлары, Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында Яңа ел уен программасы белән сөендердек. Балалар өйләренә тәмле бүләкләр белән кайтып киттеләр. Раштуада "Зоренька" ансамбле кичә үткәрде. Ә бәйрәмнәр чираты Иске Яңа ел белән тәмамланды.