Лаешта урман хуҗалыкларының йомгаклау киңәшмәсе узды

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Президиумга Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының икътисад бүлеге башлыгы Азат Корбанов, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев керде.

Киңәшмәне Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты. Көн тәртибенә районның урман хуҗалыклары докладлары белән беррәттән узган ел төзелгән Күмәк шартнамәләрне карап тикшерү һәм аларны алга таба озайту да кертелде.

Урманчылык коллективының 2019 елдагы эше турында җитәкче-урманчы Валерий Изибеков сөйләде. Лаеш урман хуҗалыгы эшчәнлеге турында аның директоры Руслан Газизуллин сөйләде.

Оешманың эшен һәм 2020 елга планнарын урман янгыннары үзәге директоры Айдар Гайфуллин яктыртты. 2019 елгы күмәк килешүнең үтәлеше турындагы отчетны Питрәч урманчылыгының участок-урманчысы Булат Галимуллин җиткерде.

Киңәшмә урманчылыкларның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International