Равил Кузюров Лаеш районында урманнарны саклау буенча эшне уңай бәяләде.
⠀
Район Башлыгы Илдус Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашты. ⠀
Лаеш урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү, районда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген шулай ук «Лаеш урманчылыгы» ДКУ, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Урман янгыннары үзәге» ТР ДБУ җыелышы булды, анда узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде.
⠀
✔Урманчылык территориясендә 2019 елда 48 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган.
⠀
✔ 295 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылды
⠀
Шулай ук федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 414 патрульлек үткәрелде, административ хокук бозулар турында 23 беркетмә төзелде һәм урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 45 кисәтү бирелде.
⠀
✔Янгын куркынычы янаган чорда (2019 елның 15 апреленнән 10 октябренә кадәр) 1073 термик нокта һәм гомуми мәйданы 354,7 га булган башка категория җирләрендә 663 янгын очрагы теркәлгән.
⠀
Барлыгы 8 авиапатрульлек үткәрелде.