Лаеш районында исерек шофер гаебе белән ДТП булды, анда бала зыян күрде

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Фотоны вакыйга урыныннан Владимир Николаев тәкъдим итте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы вазифаларын башкаручы Владимир Николаев хәбәр иткәнчә, авария кич белән, 18.50 сәгатьтә Столбище-Атабай автоюлында булган.

«Сузуки Гранд Витара» автомобиле йөртүчесе, исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә, каршы як полосага чыга. А/м «ВАЗ Нива» белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Нивада булган җиде яшьлек малай тән җәрәхәтләре алган. Баланы ДРКБ җибәрделәр. Шулай ук бу машинаны йөртүче дә җәрәхәтләнгән. Тик, бәхеткә, аңа госпитализация кирәк булмады.

Руль артында исерек кеше җинаятьче, дип ничә тапкыр әйткәннәр инде. Юк,, янә һәм янә потенциаль преступник руль артына утыра…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International