Янгын, авыру кебек үк, кисәтү җиңелрәк

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Янгын хәбәрчесе ни өчен кирәк-коры статистиканы укып, аңлыйсыздыр.

- 2020 елның 1 гыйнварыннан 9 гыйнварына кадәр Татарстанда 86 янгын теркәлгән, аларда 9 кеше һәлак булган һәм шуның кадәр зыян күргән.

- 2019 елда республикада янгыннарда 11 бала һәлак булды һәм 34 кеше зыян күрде. Шул ук вакытта 70% очракта аларның гаиләләре күп балалы яки социаль куркыныч булмаган.

-- 2016 елдан 2019 елга кадәр янгыннарның 30 очрагында автоном янгын хәбәр итүчеләр эшләү аркасында йортта яшәүчеләр үз вакытында янгын чыгу турында хәбәр иттеләр. Бу 77 кеше коткарды, шул исәптән 35 бала.

- Утта еллар буе тупланган милек янып бетә, зыян күрә, кешеләр дә һәлак була. Кечкенә генә прибор - нибары 250 сум торган автоном янгын хәбәрчесе бәлане кисәтергә ярдәм итәчәк, – дип мөрәҗәгать итә Лаеш районы буенча ОНДиПР башлыгы Егор Фомин халыкка. – Ул ирекле сатуда бар, якын-тирә кибетләрдәге адресларны интернетта табарга була. Шулай ук дөнья пәрәвезендә бу җиһазның ничек эшләве турында сөйләячәк видео да карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International