20 гыйнварга һава торышы

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС Баш идарәсенең оператив фаразлары буенча, 2020 елның 20 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, урыны белән көчле җил.

2020 елның 19 гыйнварында 18 сәгатьтән 20 гыйнварга 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Юеш кар, яңгыр һәм суык рәвешендә бераз явым-төшем булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -1 -3 градус. Көндез максималь һава температурасы -1 +1 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

Күзәтүләр мәгълүматлары буенча, елгалар һәм сусаклагычлар участокларында боз катламының калынлыгы 15-35 см. га кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International