Урта Девятово авыл җирлеге 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Урта Девятово авылы мәдәният йортында район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашында гражданнар җыены узды. Отчет чорында авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова чыгыш ясады.

Узган ел үзара салым программасы буенча средстволарга суүткәргеч алыштырылды, өч янгын гидранты урнаштырылды, Смолдеяр авылында су башнясы тирәсендә санитар-яклау зонасы чикләнде, Емелььяново авылында вак таш түшәлде. Планнар турында сөйләгәндә, Смолдеяр авылында суүткәргечне реконструкцияләү, Емельянов авылында урамнарны яктырту, Урта Девятово авылында яңа су башнясы бораулау мәсьәләләре каралды. 
Илдус Зарипов авыл җирлегенең алдынгы кешеләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.  
Чара кысаларында халык осталарының кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, концерт программасы оештырылды. 
Белешмә өчен: 2020 елның гыйнвар аена халык саны-671 кеше. Алар арасында Урта Девятово авылында - 558, Емелььяновода - 49, Смолдеярда – 61 һәм Мамат авылында – 3 кеше.
Җирлек территориясендә ике азык-төлек кибете, төзелеш материаллары кибете, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике чиркәү, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге, аучылык хуҗалыгы, тимерчелек һәм автомастерская бар. 9 үзмәшгуль кеше теркәлгән. 
Урта Девятово мәктәбендә белем бирү процессына да, тәрбия процессына да зур игътибар бирелә. Балалар муниципаль һәм район дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, конкурсларда актив катнашалар. Белем бирү учреждениеләрендә балаларның юл травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән махсус акцияләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International