Татар Янтыгы мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган халык җыены узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татар Янтыгы авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды, анда 2019 елга нәтиҗә ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Чара район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашында узды.  
2019 елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Рәшит Шамиев хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудырылган: мәктәп, мәдәният йорты, мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, ике кибет эшли. Китапханә фондында 14838 китап исәпләнә. Мәчеттә ремонт үткәрелде: радиаторлар алыштырылды һәм түшәмнәр куелды. Халык өчен мәдәният йортында 9 түгәрәк, шул исәптән шашка, шахмат, бәйләү һәм ветераннар клубы ачылды. 
Өч башняны су белән тәэмин итәләр, чишмәләрне төзекләндерделәр. Клубларны, мәктәпләрне һәм юлларны төзекләндерү эшләре бара. Санитар-экологик нормаларны үтәү максатыннан, даими рәвештә өмәләр үткәрелә.
Белешмә өчен: авыл җирлеге территориясендә 309 кеше яши, шуларның 114-е-пенсионерлар, 14-е-мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 4 тыл хезмәткәре һәм 2се-Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары. 7 үзмәшгульлек очрагы теркәлгән, алар авыл халкын гына түгел, якын-тирә авылларда да җитештерелә торган продукция белән тәэмин итәләр.
Мәдәният йорты фойесында халык һөнәрчелеге күргәзмәсе оештырылды.
Авылга яшь халыкны җәлеп итү өчен шартлар тудыру, алар өчен эш урыннары булдыру өстенлекле юнәлешләрдән санала. 
Шулай ук 2020 елга авыл җирлегендә чисталык һәм тәртип саклау, торак булмаган йортларны бетерү, авыл юлларын төзекләндерү, чишмәләрне тәртиптә тоту күздә тотыла.
Авылның алдынгы кешеләренә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International