Эш сәфәре барышында район җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш шәһәренең сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты.
- Объектта эшләр тулы куәтенә бара, - дип хәбәр итте подрядчы вәкиле Данил Ахматуров.
Шулай ук Илдус Фатихович шул ук бинада урнашкан музейны карады. Ул үтәлергә тиешле кайбер йөкләмәләр куйды.