Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: температура көндез минус 1дән минус 3кә кадәр, төнлә минус 6дан минус 8гә кадәр.
Синоптиклар кар явачак, вакыты белән юеш, дип кисәтә. Урыны белән буран. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле. Сак булыгыз.
Машина йөртүчеләр-тизлекне арттырмагыз, каршы якка очмагыз, ә җәяүлеләр – үз куркынычсызлыгына инанмаганчы, юл аша йөгерергә ашыкмагыз.