Лаеш балалар йортында Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән кунаклар булды

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Узган елның сентябрь аенда Лаеш балалар йортында дин эшләре һәм вакфалар буенча идарә башлыгы Мөхәммәд Әл-Кааби җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән кунаклар булып китте. 
Узган визит дәвамында балалар йортына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Илчелегенең беренче секретаре, икътисад һәм сәүдә бүлеге башлыгы Әхмәд Сәид Әлкәтби һәм БГӘ Илчелегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хезмәткәре шат Хәйсам хәмед килде. 
Кунаклар балалар йорты буенча экскурсия үттеләр, мәктәпкәчә төркем балалары белән аралаштылар, ятим балаларга спонсорлык ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International