Чүп урынына-эшкәртүгә. Татарстанда тара эшкәртү җиһазларын эшләтеп җибәрү проекты старт ала.
«РТ-Инвест» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 20 фандомат (тара кабул итү аппаратлары) 12 млн пластик шешә һәм алюминий банкаларны эшкәртүгә җитәчәк. Сынау проекты елында 600 тонна пластик һәм алюминий җыярга һәм аны яңа товарларга әйләндерергә мөмкин.
Казанда «РТ-Инвест» ның беренче фандоматлары гыйнвар азагына кадәр пәйда булачак, ә Казан мэриясе пластик шешәләр урынына акча бирәчәк өч меңгә якын фандомат урнаштырырга планлаштыра.
Тара җыю буенча барлык аппаратлар Россия җитештерүендә булачак.