Илдус Зарипов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Илдус Зарипов муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашында аппарат киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан Илдус Зарипов Казан шәһәре (Лаеш шәһәрендә) Дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Карсалова Гөлшат Тәлгат кызын туган көне белән котлады.

Алга таба райондагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Радик Егоров сөйләде.
Концессион килешүләр төзү һәм су алу өчен лицензия алу турындагы икенче мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Олег Емелин чыгыш ясады.

Башкарма комитетның 2019 елда торак фондын исәпкә алу бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар белән район Башкарма комитетының Торак фондын исәпкә алу бүлеге начальнигы Елена Савельева чыгыш ясады.

«Лаеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков 2019 елда оешманың эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. «Лаеш» МУПның 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнары турында предприятие җитәкчесе Ленара Сатдинова хисап тотты.

«Клевер» компаниясе җитәкчесе Артур Марченко Лаеш муниципаль районының Усады авылында икенчел чимал җыю пунктын ачу мәсьәләсе белән чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында Лаеш муниципаль районының иҗтимагый берләшмәләр белән эшләү буенча Координация советы рәисе Илгизә Тимиршина Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында үткәрелә торган конкурслар турында мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International