Татар Саралысы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шакирова Нурания Кәрим кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле көндә юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән котлау һәм бүләк алды.
Туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Вәлиев һәм Татар Саралы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбәрәкшин килделәр. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.