Пенсия фонды идарәсе 2019 елгы эш турында хисап тотты

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

24 гыйнвар көнне район китапханәсе бинасында район Пенсия фонды Идарәсенең «2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар " дигән отчет җыелышы булып узды.
Җыелышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Светлана Морозова, «пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе рәисе Лидия Грабалина, ЗАГС, халыкны социаль яклау бүлеге, Күп функцияле үзәк, салым хезмәте, кредит учреждениеләре, суд приставлары хезмәте вәкилләре, идарә белгечләре катнашты.
Төп доклад белән идарә башлыгы Ирина Алешина чыгыш ясады. Үзенең докладында ул идарә эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен яктыртты, коллективның уңышларын билгеләп үтте, проблемалы моментларга тукталды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.
Идарәнең алдынгы белгечләренә бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Рәхмәт хаты белән район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча күп функцияле үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International