24-25 гыйнварда Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионында тимераякта шуу спорты буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларда Лаеш комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады. Кече яшь төркемендә Савельева Лиана 500 һәм 1000 м дистанцияләрдә җиңеп, берничә төр ярышны берләштергән дисциплинада җиңүче булды. Антонов Михаил шул ук дистанцияләрдә икенче булды һәм берничә төр ярыш суммасы буенча көмеш медаль яулады. Солдатов Никита һәм Иванова Дарья пьедесталдан бер адымда тукталдылар, 1000 метр дистанциядә дүртенче урын алдылар. 2020 елның февралендә спортчылар Екатеринбургта узачак "көмеш тимераяклар" Бөтенроссия ярышларының ярымфиналында катнашачак. Тренерлары-КСШ тәрбияләнүчеләре Жантимирова Ия һәм Рубинская Тамара.