«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш муниципаль районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аз хәрәкәтләнүче, Лаеш муниципаль районында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк булган өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалау амбулаторияләренә илтү эшен дәвам итә.
Бүгенге көндә 2020 ел эчендә 104 кеше китерелгән инде.