Комлы Кавал балалар бакчасында өлкән төркем балалары өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Минем Ватаным - Татарстан" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Китапханәче Милина Т.Н. балаларга Ватаныбыз – Татарстан Республикасы турында сөйләде. Алар Татарстанның Дәүләт символлары-герб, флаг белән таныштылар, гимнны тыңладылар. Презентация ярдәмендә башкалабыз Казанда булдылар. Ә Чара ахырында балалар Татарстан турында шигырьләр сөйләделәр.