Лаеш районы Пәрәү авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча чара үткәрелде.
⠀
Балаларга юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен искә төшерделәр һәм яшь катнашучыларны юл йөрү өлеше янында игътибарлы булырга, юлны рөхсәт ителгән урыннарда гына күчәргә һәм өлкәннәрне кулга тотарга, шулай ук өске киемдә яктылык кайтаручы элементларны кияргә өндәделәр.
⠀
Ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәрелде һәм «кышкы вакытта куркынычсызлык " дигән фильм күрсәтелде.
⠀
Профилактик чаралар балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан үткәрелә.