30 гыйнварда 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда 2019 һәм 2020 елларда күчемсез милек өлкәсендәге төп яңалыкларга багышланган «Торак-коммуналь Советлар» программасы булачак.
Әлеге законнар буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары бирәчәк.
Шул ук вакытта һәр тамашачы аны борчыган сорауны да бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирында (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 кайнар линия телефонын җыярга гына кирәк.
Программаны 13: 30дан 14: 00гә кадәр карагыз. Кабатлау 15: 30 һәм 19: 30, Шимбә - 18: 30, якшәмбе – 13:30.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле-һәм радиоэфир язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru "Матбугат хезмәте" бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә vk.com/rosreestr16 шулай ук Татарстан Росреестры каналында youtube.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10