Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Анна Орлова рус теле буенча республика олимпиадасы призеры булды.
Кичә Казанда рус теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды. Призерлар арасына Сокуры мәктәбе укучысы Анна Орлова да керде. Аңа ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илнур Хәлиуллин кул куйган диплом тапшырылды. Аны педагог Гөлнур Габдуллина да билгеләп үтте. Аңа ТР мәгариф министры Рафис Борһанов имзалаган грамота тапшырылды.
Инесса Гыйбадуллина Фотосы