Лаеш районының яшь артистлары халыкара конкурста катнашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

М.А. Гәрәев исемендәге Лаеш мәктәбенең «Ярательки» ансамбле «Талантлар симфониясе» халыкара сәнгать конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

Бәйге Казанда узган ял көннәрендә узды. Сәнгать җитәкчесе Ирина Кочкина тәрбияләнүчеләре «халык вокалы»номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Ансамбль һәм аның җитәкчесе диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

Фото: Лаеш Тәрбиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International