2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 155 ел тулды. Лаеш үзәк китапханәсендә әлеге истәлекле датага һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «әлегә китапханә яши, халык яши...» дип исемләнгән чарага китап укучылар һәм клуб әгъзалары җыелды. Китапханәче китапханәнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе буйлап виртуаль экскурсия үткәрде. Китап укучылар китапханә фәне белән бәйле булган күренекле шәхесләр турында белделәр. Иван Алексеевич Второв, библиофил һәм туган якны өйрәнүче тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар, әлеге уникаль бинаның авторы архитектор Карл Мюфк турында белделәр. Очрашу ахырында Милли китапханә турында документаль фильм карадылар.
Н.Л.Борзунина Фотосы