Бүген аппарат киңәшмәсе туган көннәрен билгеләп үтүчеләр – «Хәерби» ҖЧҖ директоры Радик Вафинны һәм «Россия Саклык банкы» ның өстәмә офисы җитәкчесе Гөлназ Моисееваны котлаудан башланды.
⠀
Илдус Зарипов аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм изге теләкләрен җиткерде.
⠀
Кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, районда оператив хәл, язгы кыр эшләренә әзерлек, игенчелектә һәм терлекчелектә авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру турында фикер алыштылар. Шулай ук Россия Федерациясе Пенсия фондының Лаеш районындагы идарәсенең 2019 елдагы эшенә йомгак ясадылар.
⠀
Район территориясендә янгын куркынычсызлыгын оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.