Усадның «Айтишка» балалар бакчасында Раштуа бәйрәменә багышланган кичә узды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә театраль тамаша күрсәттеләр. «Знайки» төркеменең яшь артистлары «Диканьки янында Хуторда кичәләр» яки «Раштуа алдыннан төн» әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
Бәйрәм кунаклары арасында "Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ методисты Юлия Тихонова, балалар язучысы, шулай ук «Шәһри Казан» республика газетасы хәбәрчесе Йолдыз Шәрәпова, украиннарның Казан шәһәрендәге Милли - мәдәни автономиясе, «Мрія»ансамбле вәкилләре бар иде.
Тамашачылар балаларның иҗади сәләтләрен югары бәяләделәр.