Нармонка мәдәният йортында Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашында 2019 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Юллар ремонтланды, юл билгеләре алыштырылды,җәяүлеләр кичү юллары билгеләнде, Караеш авылына 2,3 км озынлыктагы асфальт юл төзелде.
Бурычлар арасында:
*кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру
* күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу
* халыкның үзара салымы проектын тормышка ашыру
* чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау
* су үткәргечләрне һәм су агып торучы торбаларны алыштыру
* Бурейка елгасы аша җәяүлеләр күпере төзү
* җирлек торак пунктларында юлларны ремонтлау һәм төзү.
⠀
Территориядә 20 үзмәшгуль кеше теркәлгән, алар кием-салым, урын-җир тегү белән шөгыльләнәләр, сөт продукциясе җитештерәләр, арендага фатирлар бирәләр, чәчтараш хезмәте күрсәтәләр, мал-туар үрчетәләр һ.б. шулай ук дүрт КФХ һәм ике мини-ферма эшли.
⠀
Халык осталары эшләнмәләре, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалык продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.