30-31 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионында тимераякта шуу буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм ачык Чемпионаты узды. Комплекслы спорт мәктәбе тәкъдим иткән Лаеш районының тимераякта шуучылар зур уңыш җыеп алды.
Кече яшь төркемендәге кызлар һәм малайлар арасында спринтерлар ярышында Лиана Савельева һәм Михаил Антонов алтын медальләр яулады, яшүсмерләр арасында Илнур Әхмәтханов җиңү яулады, балалар яшьендәге иң яшь спортчылар арасында Дарья Иванова һәм Антон Цыганов җиңүче булды. Шул ук яшьтә Арсений Малышев өченче урынны алды. Шулай ук аерым дистанцияләрдә иң яхшы нәтиҗәләрне Шулепов Тимур һәм Арсений Малышев күрсәтте, ә Станислав Перепелицын өченче булды. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!