Лаешта авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында сөйләштеләр

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Лаешта «Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру»темасына семинар-киңәшмә узды. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына һәм вәкилләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Чара Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм «Россельхозбанк» ТРФ директоры Ләлә Кудерметова катнашында узды. Наил Залаков республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан нинди программалар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Хуҗалыкларны үстерү, дәүләт ярдәме күрсәтү, кредит бирү системасы мәсьәләләре каралды. Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бирү кагыйдәләре һәм төзелешкә рөхсәт бирү тәртибе турында да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International