Сокурыда район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашында авыл җирлеге халкы белән очрашу узды. Узган елгы эшкә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җирлек территориясендә «Сокуры» сәнәгать паркы эшли, анда хәзерге вакытта 15тән артык резидент бар. Үзсалым программасы буенча юлларны төзекләндерү эшләре башкарылган. Торак пунктларны төзекләндерү буенча эш алып барылды, авыл халкы урамнарны, җәмәгать урыннарын чүп-чардан чистарту буенча өмәләрдә актив катнашты. Быел «Чиста су» программасын тормышка ашыру кысаларында Сокуры авылында ике яңа скважина урнаштыру, ике суэтем башнясы һәм 4 км озынлыктагы Обуховоны тоташтырачак суүткәргеч урнаштыру, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү планлаштырыла.