Казан, Әлмәт һәм Лаеш – 2019 елда социаль-икътисадый үсеш лидерлары

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг әзерләде. Элеккечә үк Казан, Әлмәт һәм Лаеш алда бара. 2020 елның 1 гыйнварына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,54% тәшкил итә. 35 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Иң аз күрсәткеч Аксубай һәм Актаныш (0,17%), Лаеш (0,21%) районнарында теркәлгән. 2019 елның гыйнвар-декабрь айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә гомуми торак мәйданы 0,686 кв.метр тәшкил иткән. Иң зур мәйдан Питрәч (4,481 кв.метр), Лаеш (2,589 кв. метр) һәм Югары Ослан (2,467 кв. метр) районнарында кертелгән, дип хәбәр ителә Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International