Бүген Лаеш районы пенсионерлары арасында шашка һәм шахмат буенча темпо турнирының беренче этабында җиңүчеләр Яшел Үзәндә узачак зона этабына юл тотачак. Сайлап алу туры бер атна элек «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Турнирны «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды. Ярышларда 14 кеше (8 ир-ат һәм 6 хатын-кыз) катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче булып шахматта - Мингалеева т., шашка буенча- Белоусова о., ир - атлар арасында: шахматта – Хәсәнов Ф., шашкаларда-Шәрәпов Р.