Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Лаеш районында гражданнарны кабул итәчәк. Очрашу 14 февральдә 12.00 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Первомайская урамы, 39 йорт адресы буенча узачак. 8 (84378) 25727 телефон номеры буенча алдан язылып кую сорала.