Олы Кабан җирлегендә 2019 елда үткүрелгән эшкә йомгак ясадылар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Олы Кабан халкы белән очрашу Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашында узды.

 

2019 елда Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Ворлдскиллс стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты, Татарстанда “Кыр көне-2019” агротехнология күргәзмәсе узды, җирлек территориясендә “ДАРКАТ” ҖЧҖ складлары урнашкан иде. 2019 ел ахырына компания тарафыннан 23 596,5 кв. м. склад һәм офис биналары төзелгән. Авыл җирлегендә кече һәм урта бизнеска, шул исәптән үзэшчәннәргә дә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла. 2019 елда андыйлар авылда 28 кеше теркәлгән.

2020 елга планнарга килгәндә, мәктәпкә ремонт ясау, үзара салым программасы буенча урам-юл челтәрен рәткә китерү, Кече Кабан авылында балалар уен мәйданчыгын төзү, җирлекнең урам утларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International