Бүген Лаеш муниципаль районында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча җаваплы башкаручыларның эше турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, Лаеш районы прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары, идарәче компанияләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр катнашында узды. Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, система аша Лаеш районы буенча 2 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. 1940 гариза уңай үтәлде. 2019 елда хәл ителгән гаризаларның өлеше 70% тәшкил итте. Нигездә, гражданнар төзекләндерү, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау, сукбай этләрне тоту, урамнарны яктырту һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр.
Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, районның географик урнашуы үзен сиздерә, чөнки яңа торак комплексларында яшәүчеләрнең саны арта, мөрәҗәгатьләр саны 20% ка арткан. Шул ук вакытта хәл ителгән мәсьәләләр саны да шактый. Лаеш районы җитәкчелегенең актив позициясе һәм авыл җирлекләре башлыклары, республиканың җаваплы министрлыклары һәм ведомстволары белән берләшүе сизелә, дип ассызыклады Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Ул актив эш башкарган өчен рәхмәт белдерде һәм мәсьәләләрне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кушты.