Бүген Столбище мәктәбендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән тантаналы очрашу – очрашу узды. Линейкада 10 «к» сыйныф кадетларын «Юнармия» сафларына кабул итү тантанасы узды. Балаларны тормышларындагы җитди карар белән котларга Лаеш районы Хәрби комиссариаты җитәкчесе Александр Афанасьев, Столбище авылы ветераннар советы рәисе һәм «Юнармия» җирле хәрәкәте Штабы начальнигы да килгән иде. Тантаналы анттан соң 10 кадет таныклык һәм Яшь армияче значоклары алды.
Чара актлар залында дәвам итте, анда укучылар алдында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады.