Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Лаеш муниципаль районында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итте. Очрашу район җитәкчесе Илдус Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий белән бергә, прокуратура, эчке эшләр органнары һәм район учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узды. Кабул итүдә юл-транспорт һәлакәтләре турында суд карарына шикаять бирү, торак шартларын яхшырту, түбәне ремонтлау, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, шулай ук билгеле бер җирдә ктөзелешкә рөхсәт бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән 6 гражданның сораулары каралды.