Лаеш үзәк китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көнен билгеләп үттеләр – календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне укучылар китаплар бүләк иттеләр һәм «Китапка үз кулларың белән закладка яса» дигән мастер-класста катнаштылар.
Китап бүләк итү көне 2012 елдан бирле билгеләп үтелә һәм китап сөючеләрне генә түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Бәйрәмдә ел саен дөньяның 30дан артык илендә яшәүчеләр, шул исәптән Россия дә катнаша. Халыкара китап бүләк итү көненең төп идеясе - кәгазь китапның актуаль бүләк булып калуын һәм хәтта технологияләр гасырында да үз кыйммәтләрен югалтмавын күрсәтү.