Бүген -15 февраль көнне - Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Аңа 85 яшь тулган булыр иде. Җырчының юбилеена үзәк китапханәдә «Татар җыры легендасы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда халык артисты иҗаты турында мәгълүмат тупланган. Илһам Шакиров үзенең вокаль-башкару мәктәбен оештырган татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булып тора. Халык башкару манерасына ия булып, ул үз репертуарына татар халык җырларын гына түгел, ә классик әсәрләрне (арияләр, романслар) һәм татар композиторларының әсәрләрен, шулай ук заманча татар эстрада җырын да керткән. Илһам Шакиров шулай ук казакъ, үзбәк, әзербайҗан, каракалпак, башкорт музыка сәнгате әсәрләрен дә башкарган.