Лаеш районында яшәүче Екатерина Киселевага 90 яшь тулды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Лаеш районында яшәүче Екатерина Степановна Киселева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Вәлиев котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Екатерина Степановна тыл хезмәтчәне, Хезмәт ветераны. Александровский поселогында туа, ире Александр Александрович белән 43 ел гомер итәләр, гаиләдә биш бала туа.

Бүген әбинең 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Хезмәттәге казанышлары өчен Екатерина Степановна күпсанлы грамоталар, юбилей медальләре белән бүләкләнде һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International