Татарстан синоптиклары шторм игълан итте

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

 

Синоптиклар Татарстан Республикасы территориясендә «бик көчле җил» дигән шторм кисәтү һәм куркыныч метеорологик күренеш фаразлый.⠀

17 февраль кичендә, 18 февральдә төнлә һәм көндез: көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, кар, юеш кар, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;  күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

 бозлавык;  иртән һәм көндез урыны белән томан; юлларда бозлавык, кар боткасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International