Татарстан узган елда тормыш сыйфаты буенча төбәк рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Рейтингны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли. Алга таба Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Воронеж, Ленинград һәм Калининград өлкәләре һәм Югра бара. Барлык күрсәтелгән регионнар да икътисади үсешнең югары дәрәҗәсенә ия. Аларга ваклап сату һәм төп капиталга инвестицияләрнең, һәм тулаем төбәк продуктының 40% туры килә. Тикшеренү авторлары фикеренчә, Төньяк Осетиядә, Бурятиядә, Калмыкиядә, Ингушетиядә һәм Россиянең башка төбәкләрендә эшләр аеруча начар.