X Республика яшьләр “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” форумына гаризалар кабул ителә башлады. Иң яхшы проектларның авторлары аларны гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант алачак.
Форумда 14-30 яшьлекләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге галимнәр катнаша ала.
Форум үзең һәм үз проектың турында бөтен республикага белдерергә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм потенциаль инвесторлардан ярдәм алуга мөмкинлек бирә.
Гаризалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:
“Аархитектура территориясе”, “Мәдәният һәм сәнгать территориясе”, “Игелек территориясе”, “Инновацияләр территориясе”, “Кече ватан территориясе”, “Гражданлык җәмгыяте территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Спорт территориясе”, “Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе” һәм “Куркынычсызлык территориясе".
Гаризалар 1 мартка кадәр http://forumtatarstan.com/ сайтында кабул ителә.