Республика халкын «Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» әдәби-театраль фестиваль-конференциясендә катнашырга чакыралар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Мондый чара республикада беренче тапкыр үткәрелә. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Конкурс заманча яшьләрне китап укуга җәлеп итү, кече ватанга, аның мәдәни, милли һәм тарихи мирасына мәхәббәт һәм хөрмәт хисен формалаштыру максаты белән үткәрелә.
Ярышларда 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк республика халкы катнаша ала. Конкурсантларга тәкъдим ителгән теләсә кайсы әсәрдән өзекне укып, электрон почта saxna@mail.ru аша җибәрергә кирәк.
Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат белән ТР Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.