Татарстанның Лаеш муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстанның Лаеш муниципаль районында «Матюшино үсмере» дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды.

Балаларны табигый байлыкларга сакчыл карарга өйрәтәләр, урман хуҗалыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы өлкәсендә белем бирәләр. Шулай ук яшь урман сакчылары урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу акцияләренә дә җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International